Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 12 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Самара өлкәсендә шахмат буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең турнирлары тәмамланды.

Яр Чаллы егете Эдуард Шәрипов (тренеры – Эдуард Ашиев) 17 яшькә кадәрге егетләр турнирында җиңде.

Тагын бер яшь шахматчы, Данил Җәләлов (тренеры – Рамил Хөснуллин) 9 яшькә кадәрге малайлар арасында округ беренчелегендә бронза медале яулады.

«Этюд» спорт мәктәбенең ике тәрбияләнүчесе дә 2027 елның гыйнвар-февралендә Сочида узачак Россия беренчелегендә катнашу хокукын яуладылар.

12 һәм 13 ноябрьдә Идел буе федераль округы беренчелегенең тиз шахмат һәм блиц буенча турнирлары узачак.

Пәнҗешәмбе, 12 ноябрь 2026, 09:12