Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 2027 елда «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» грантын бирү турындагы приказ имзаланды. Безнең шәһәрдән конкурс сайлап алуының җиңүчесе дип 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы танылды. Грант күләме 500 000 сум тәшкил итә.

Уникаль проектлар, методик табышлар һәм туган сүзгә чын күңелдән мәхәббәт конкурс жюрисын яулады. Балалар бакчасы тел мирасын сакларга һәм Республикабызның лаеклы киләчәген үстерергә кирәклегенә лаеклы үрнәк күрсәтә.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 12 ноябрь 2026, 10:43