Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 14 ноябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясендә Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Мария Фадееваның «Табигатьнең начар һава торышы юк» дигән шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 40тан артык живопись һәм графика эшен үз эченә ала.

Чуваш дәүләт педагогика институтын тәмамлаган һәм 1982 елдан Яр Чаллыда яши, рәссам-бизәүче булып эшләгән, шәһәрнең төрле уку учреждениеләрендә сәнгать фәннәрен укыткан. 1993 елдан бүгенге көнгә кадәр «Энергетик» мәдәният сараенда клуб формированиесе җитәкчесе вазыйфасында эшли, сәнгать күргәзмәләре оештыра. Үз иҗатында Мария Фадеева туган якның матурлыгына, замандаш образына соклана, пейзажлар, натюрмортлар, график портретлар иҗат итә.

Күргәзмә ачылу җылы, дусларча атмосферада узды. Сәламләү сүзе белән картиналар галереясе директоры Илсия Заһидуллина чыгыш ясады.

Рәссам хезмәттәшләреннән күпсанлы котлаулар алды. Изге теләкләрне Татарстан Республикасының Халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзалары Гүзәл Кольчерина, Әлфия Ситдикова, Илья Храмов җиткерделәр.

Чараны 3 нче балалар музыка мәктәбе укытучылары Гүзәл Сафина һәм Елена Исламованың музыкаль чыгышы бизәде.

Күргәзмә 29 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Җомга, 13 ноябрь 2026, 08:48