«КАМАЗ-мастер» командасы үзенең беренче вертикаль документаль проектын – «Закулисье – тесты в Китае»ны уңышлы башлап җибәрде. Төшерүләр масштаблы сынауларга чыгу вакытында алып барылган: тугыз кеше һәм ике спорт йөк машинасы Яр Чаллыдан Кытай партнерларының цехына кадәр 74 сәгатьлек юл үткән, аннары өч тәүлек техника белән өзлексез эшләгәннәр.

2-3 минуттан торган динамик серияләр «КАМАЗ-мастер» командасының рәсми «ВКонтакте» төркемендә дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатьтә чыга. Беренче эпизодның премьерасы 12 ноябрьдә булды, ә бүген, 16 ноябрьдә, чираттагы серияне карарга мөмкин. Чыгарылышларда тамашачылар сәяхәт маршрутын, юлдагы тере әңгәмәләрне, шулай ук механикларның йөк машиналарын узышларга әзерләү буенча киеренке эшләрен күрәләр. Проектның финалы декабрь башына планлаштырылган.
«Без һәрвакыт әйтәбез: безнең җиңүләребез – бу команданың гына түгел, ә партнерларыбызның һәм, әлбәттә, җанатарларыбызның җиңүләре. Без аларның социаль челтәрләрдәге барлык комментарийларын укыйбыз, команданың узышлар вакытында һәм аннан соң нәрсә белән яшәвен белергә кызыксынуларын беләбез. Бу безне әлеге проектны башларга рухландырды. Барыгызга да ошаячак дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте «КАМАЗ-мастер» җитәкчесе Эдуард Николаев.
Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатьтә «КАМАЗ-мастер» командасының «ВКонтакте» төркемендә яңа серияләрне карагыз.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 ноябрь 2026, 10:30