Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 18 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенең 45 нче конференциясе узды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып җирле бүлекчә секретарен яңа бишьеллык срокка сайлау торды.

Яшерен тавыш бирү йомгаклары буенча партиянең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе секретаре итеп шәһәр мэры Наил Мәһдиев сайланды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, предприятиеләр, учреждениеләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, партиянең беренчел бүлекчәләре вәкилләре һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Делегатлар җирле бүлекчәнең 2021-2026 еллардагы эше йомгакларын чыгардылар. Төп юнәлешләрнең берсе булып партия проектларын гамәлгә ашыру торды. 2026 елда Яр Чаллыда шәһәр тормышының төрле өлкәләрен колачлаган 21 җирле проект буенча эш дәвам итә. Алар арасында – «Мәктәп футбол лигасы» һәм «Волейбол шәһәре» спорт инициативалары, укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыручы «Юридик бюро» һәм «Яшь медиклар» проектлары, интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган укучыларны һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән «Навигатор», яшьләргә бизнеста беренче адымнар ясарга ярдәм итүче «Эшмәкәрлек лабораториясе».

Мөһим урынны социаль инициативалар биләп тора. «На пульсе» проекты кысаларында чаллылыларны беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр. Ноябрьдә дәресләргә инде 15 нче төркем кереште, аңа шәһәрнең 25 яшәүчесе катнаша. «Мы» һәм «Чудо-Дети» проектлары инвалидларны һәм үсеш үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләрне хуплауга юнәлтелгән.

Конференция барышында шулай ук Җирле сәяси советның һәм Җирле контроль комиссиянең узган биш елдагы эше турындагы отчетлары каралды.

Делегатлар 20 кешедән торган Җирле сәяси советның яңа составын һәм өч кешедән торган Җирле контроль комиссияне сайладылар. Моннан тыш, партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 40 нчы конференциясендә катнашу өчен Яр Чаллы җирле бүлекчәсеннән ун вәкил билгеләнде.

Чара ахырында «Бердәм Россия»нең ун яңа әгъзасына партия билетлары тапшырылды һәм җиде активист Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Җирле бүлекчә эше партия эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча, шәһәрне үстерүгә һәм чаллылыларны борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән инициативаларны гамәлгә ашырып, дәвам итәчәк.

Чәршәмбе, 18 ноябрь 2026, 13:19