Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 18 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

«Россиянең алтын театр фонды. Сәхнәдә классика» федераль проекты кысаларында Яр Чаллы дәүләт курчак театры сәхнәсендә Федор Достоевскийның  «Кроткая» повесте буенча спектакльнең телевизион версиясе төшерелде.

Куелышның премьерасы 2021 елда – бөек рус язучысы Федор Михайлович Достоевскийның тууына 200 ел тулу елында узды һәм өлкән тамашачыга юнәлтелгән иде. Спектакльне Татар дәүләт академия «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев куйды. Проектны гамәлгә ашыру театрның «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проектында («Театрлар – балаларга» юнәлеше) катнашуы ярдәмендә мөмкин булды.

«Кроткая» спектакле бөек рус әдәбияты классигы әсәрен курчак театры сәхнәсендә беренче масштаблы интерпретацияләү булды. Куелыш заманча техник сәнгать чараларын кулланып, классик укуның грамоталы үрнәге булып тора. Повестьтә бәян ителгән тарих һәрвакытта да үзенең актуальлеген саклый һәм аны өлкән аудиториягә генә түгел, ә өлкән сыйныф укучыларына да карарга тәкъдим ителә, бу мәктәп программасы кысаларын сизелерлек киңәйтергә һәм аның лаеклы өстәмәсе булырга мөмкинлек бирә.

Куелыш һөнәри җәмгыятьнең югары бәяләмәсен алды: спектакль Россиянең «Алтын битлек» Милли театр премиясенең лонг-листына 2020/2021 сезонының иң күренекле эшләренең берсе буларак керде, ә куелыш төркеме әгъзалары һәм артистлар Россия театр фестивальләрендә төрле номинацияләрдә күпсанлы бүләкләргә лаек булдылар.

2025 елда «Кроткая» илнең театр мәдәниятен һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен чагылдыручы, аның гомуми мәдәни кодын формалаштыручы «Россиянең алтын театр куелышлары фонды»ның иң яхшы йөз спектакле исемлегенә керде.

Чәршәмбе, 18 ноябрь 2026, 11:55