Үзәк китапханәдә 24 ноябрь көнне 13:00дә Яр Чаллы шәһәренең әдәби тормышы өчен әһәмияте вакыйга – «Чаллы сулышы» җыентыгын тәкъдир итү чарасы узачак. Басма шәһәрнең тарихи чорларын һәм КАМАЗ заводының елъязмасын чагылдырган лирик һәм патриотик шигырьләр, поэмаларны үз эченә алды. Китапка җирле авторларның гына түгел, ә республикабыз шагыйрьләренең дә әсәрләре кертелде – аларның иҗаты туган якның күләмле һәм җанлы образын тудыра.
.jpg)
Мәйданчыкта Яр Чаллы авторларының басмалары белән китап күргәзмәсе оештырылачак – ул Яр Чаллының әдәби йөзен ачып салачак.
Очрашу символик ишарә белән тәмамланачак: китаплар киң даирә укучыларга барып ирешсен өчен, шәһәр, мәктәп һәм Тукай районы китапханәләренә тапшырылачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 18 ноябрь 2026, 16:00