Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 21 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясендә Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Елена Одинцованың  «Сияние безмолвия» дигән шәхси күргәзмәсе ачылды.

Юбилей күргәзмәсе кул туку техникасында башкарылган 100дән артык гобеленны һәм 56 эскизны үз эченә ала. Күргәзмә авторы Алабуга дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлаган. Кул туку техникасы белән институтта кызыксынып киткән, бу киләчәктә остазның 35 елдан артык иҗади юлын багышлаган һөнәри сайлавын билгеләгән. Елена Одинцова республикада гобелен сәнгатенең әйдәп баручы осталарының берсе.

Күргәзмә ачылу җылы, дусларча атмосферада узды. Сәламләү сүзе белән картиналар галереясе директоры Илсия Заһидуллина чыгыш ясады һәм мәдәният идарәсенең рәхмәт хатын тапшырды.

Рәссамга җылы, изге теләкләрне Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзалары Ольга Новожилова, Гүзәл Кольчерина, дуслары һәм укучылары җиткерделәр.

Елена Одинцова кунаклар белән иҗади юл сайлау, гобелен техникасы һәм укыту эшчәнлеге турындагы җылы истәлекләре белән уртаклашты.

Чараны 3 нче балалар музыка мәктәбе укытучылары Елена Богданович һәм Наталья Урукованың музыкаль чыгышы бизәде.

Күргәзмә 13 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Җомга, 20 ноябрь 2026, 09:16