Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 21 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда 48 нче урта мәктәптә, аның бер өлешен Яр Чаллы медицина көллияте били, гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча Шәһәр Советы комиссиясенең утырышы узды.

Утырыш башланыр алдыннан медицина көллияте директоры Ирина Нургатина килүчеләрне көллиятнең клиникага кадәрге практика бүлекчәсе эшчәнлеге белән таныштырды.

Утырыш барышында директор көллиятнең 6 юнәлеш буенча укыту алып баруын билгеләп үтте: дәвалау эше, шәфкать туташлыгы эше, фармация, акушерлык эше, ортопедик стоматология, лаборатория диагностикасы.

Көллият кадрлар дефициты проблемасын хәл итүгә юнәлтелгән эшне дәвам итә. Мәсәлән, 2022 елдан көллият бюджет урыннары санын планлы рәвештә арттыра. Мондый эшнең нәтиҗәсе булып соңгы 4 елда бюджет урыннарының 85тән 195кә кадәр артуы торды. Ел саен көллиятне тәмамлаучыларның 70%ы шәһәр һәм республиканың медицина оешмаларында үз һөнәрләре буенча эшкә урнаша, бу да кадрлар дефицитын хәл итүнең мөһим индикаторы булып тора.

Укучыларның иртә һөнәри үз-үзләрен билгеләү максатыннан көллият 2023 елдан «Медицинага старт» проектын гамәлгә ашыра. Әлеге проект кысаларында бүгенге көндә 48 нче мәктәп һәм 57 нче гимназия базасында 3 медицина сыйныфы эшли. 2 еллык уку йомгаклары буенча укучылар «Авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы» эшче һөнәре бирелүе турында таныклык алалар. Медицина сыйныфында уку көллияткә кергәндә өстенлек бирә.

Шәһәрнең медицина оешмаларына яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, йогышлы авырулар хастаханәсе, 5 нче шәһәр хастаханәсе һәм ашыгыч медицина ярдәме станциясе белән берлектә «Һөнәргә адымнар» проекты гамәлгә ашырыла. Студентлар медицина оешмасы хезмәткәрләреннән остазның тулы контроле астында эш урынында стажировка узалар. 2026 елда проектта 23 студент катнашты, аларның 12се стажировка узган урында эшләргә калдылар.

Яр Чаллы медицина көллияте шулай ук Татарстан Республикасында «ПРОФЕССИОНАЛЛАР» төбәк чемпионатын оештыру һәм үткәрү мәйданчыгы һәм инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталыкның милли чемпионатының «АБИЛИМПИКС» төбәк этабы мәйданчыгы булып тора. Бүгенге көндә көллият хәзинәсендә 34 алтын, 31 көмеш һәм 15 бронза медаль бар.

Утырыш ахырында депутатлар урта медицина персоналын әзерләү буенча эшне дәвам итү, шулай ук урта һөнәри белем бирү системасын реформалауга юнәлтелгән республика һәм федераль һөнәри осталык проектларында катнашуны активлаштыру кирәклеген билгеләделәр.

Җомга, 20 ноябрь 2026, 11:30