Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 23 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Бүген шәһәр территориясендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды – Г. Тукай яр буе («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы мәйданчыкларында.

Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Республикасы Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шаймарданов булды.

Ярминкә мәйданчыкларына 15 муниципаль районнан 26 млн сумнан артык суммага 400 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде.

Муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шәһәр халкына үзләре җитештергән продукцияне, бәрәңге һәм башка яшелчә продукциясен, он, төрле ярмалар, йомырка, икмәк һәм камыр ризыклары, ит тәкъдим иттеләр.

Киләсе ярминкәләр 28 ноябрьдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.

Шимбә, 21 ноябрь 2026, 12:00