Яр Чаллыда тәрбиягә бала алган гаиләләр һәм ятим балалардан булган чыгарылыш укучылары өчен Бөтенроссия хокукый ярдәм көне узды. Чараны Яр Чаллы шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү, алмаштыручы гаиләләрне әзерләү һәм озату үзәге оештырды. Хокукый ярдәм көнен үткәрүнең төп бурычлары – катнашучыларны мәгълүматландыру, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтү, алмаштыручы ата-аналарның һәм ятим балалардан булган чыгарылыш укучыларының хокукый мәдәният һәм грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү иде.
Чараның пленар өлешендә шәһәрнең дәүләт учреждениеләренең 14 белгече катнашты һәм чыгыш ясады: алар опека һәм попечительлек бүлеген, суд приставлары хезмәтенең беренче бүлекчәсен, республика матди ярдәм үзәген, Россия Социаль фондын, күпфункцияле үзәкне, Яр Чаллы нотариаль округының нотариаль конторасын, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәген, «Жилищный фонд» идарәче компаниясен, «Киләчәкне төзибез» идарәче компаниясен, шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү, алмаштыручы гаиләләрне әзерләү һәм озату үзәген тәкъдим иттеләр.

Чарада 62 тәрбиягә алучы ата-ана, опекуннар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалардан булган һәм урта һөнәри уку йортларында белем алучылар, шулай ук интернат учреждениеләреннән чыгарылыш укучылары катнашты. Бар теләүчеләр белгечләрнең индивидуаль консультацияләрен һәм адреслы ярдәм алды. Моннан тыш, барлык катнашучыларга мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтелде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 20 ноябрь 2026, 18:00