Шәһәрнең хуҗалык җитәкчеләре белән киңәшмәдә Яр Чаллы буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы Диана Сәгетдинова 2026 елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Ул шәһәр территориясеннән федераль бюджетка салым керемнәре 44 млрд сум тәшкил итүен билгеләп үтте. Республика бюджетына 27,8 млрд сум, шәһәр бюджетына – 7 млрд сум юнәлтелде, аларның күп өлешен (5,9 млрд) физик затлар кеременнән салым (НДФЛ) тәшкил итә.

Шәһәр халкы 90 мең 3-НДФЛ декларациясе буенча барлыгы 2,2 млрд сум күләмендә салым вычетлары алды.

Шәһәрнең Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына бурычы 2026 елның 1 октябренә 1,2 млрд сум, шул исәптән шәһәр бюджетына – 190 млн сум тәшкил итте. Ел башы белән чагыштырганда, республика алдындагы бурыч 225 млн сумга (16%), ә шәһәр алдындагы бурыч 50 млн сумга (21%) кимеде.

«Түләү дисциплинасын систематик рәвештә бозучыларга без мәҗбүри җыю чараларын кулланырга мәҗбүр: бурычлыларның исәп-хисап счетларына инкасса күрсәтмәләрен юллау, счетлар буенча операцияләрне туктату, бурычлыларның мөлкәтенә карата җыюны гамәлгә ашыру», – дип ассызыклады Яр Чаллы буенча салым инспекциясе башлыгы Диана Сәгетдинова.

Бүген 33 мең салым түләүче физик затларның салым түләүләре һәм мәҗбүри җыемнар буенча бурычы бар. Мөлкәт салымнары буенча бурычның ел башына карата барлыгы 87 млн сумга кимевенә карамастан, аның дәрәҗәсе һаман да сизелерлек булып кала һәм 111 млн сум тәшкил итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 ноябрь 2026, 08:55