Чаллылыларда икенчел чимал тапшыру һәм белгечләр консультацияләрен алу өчен тагын бер мөмкинлек бар – «Гринта» компаниясенең калдыкларны аерым җыюның икенче стационар пункты эшли башлады. Ул Сергей Титов урамындагы сәүдә үзәге янында ачылды.

Яңа мәйданчыкка беренче килүчеләр мәктәп укучылары-экоактивистлар булды – алар җыелган икенчел чималны эшкәртүгә тапшырдылар. Ачылу хөрмәтенә килүчеләр өчен экосувенирлар әзерләнгән иде.

«Пункт иртәнге 9дан кичке 9га кадәр эшли. Без аны чаллылыларга уңайлы булсын өчен шәһәрнең иске өлешендә урнаштырдык. Монда керү юллары яхшы, сәүдә үзәге якын, кеше күп йөри. Калдыкларны 8 фракция буенча кабул итәбез: алюминий һәм консерв банкалары, макулатура (картоннан тыш), батареялар, пыяла, текстиль, югары һәм түбән басымлы пластик, шулай ук вак көнкүреш электроникасы. Барлык җыелган әйберләр безнең эшкәртүче партнерларга тапшырыла», – дип сөйләде «Гринта» компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Лилия Мөлюкова.

Билгеләп үтәргә кирәк, «Гринта» компаниясе калдыкларны аерым җыюның беренче пунктын Яр Чаллыда узган ел Академик Королёв урамында ачкан иде. Шул вакыт эчендә монда якынча 8 тонна икенчел чимал җыелган – пунктка меңнән артык чаллылы килгән. Икенче пункт ачу зарурлыгы барлыкка килде – чаллылылар әйләнә-тирә мохитне саклауга зур кызыксыну күрсәтә. Хәзер бу тагын бер ихтыяжда булган шәһәр киңлеге һәм калдыклар проблемасына битараф булмаган кешеләрне берләштерүче инфраструктураның мөһим өлеше.

Калдыкларны аерым җыю пунктларының эшчәнлеге әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм торгызуга юнәлтелгән «Экологик иминлек» милли проектының максатларына туры килә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 25 ноябрь 2026, 15:30