Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Калининградта синхрон йөзү буенча Россия Кубогы тәмамланды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында «Дельфин» олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары уңышлы чыгыш ясады.

«Төркем» дисциплинасында Татарстан Республикасы җыелма командасы алтын медаль яулады.

Команда составына түбәндәге спортчылар керде: Виктория Алекина, Дарья Андрушкевич, Амалия Белоглазова, Александра Гәрәева, Дарья Изюрова, Ксения Кашина, Яна Ларионова, Аделя Ризванова, Аделина Сәгыйтова, Эльвина Сәгыйтова, Зарина Хәмитова һәм Милана Шәйхетдинова. 

Барлыгы Яр Чаллы спортчыларының исәбендә 1 алтын, 2 көмеш һәм 4 бронза медаль.

Спортчыларны тренер-укытучылар Юлия Белоглазова, Дарья Туркина, Алина Чурбанова, Анастасия Лукьянова һәм Алексей Киров әзерләде.

Чәршәмбе, 25 ноябрь 2026, 14:46