Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Бүген партиянең җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә юбилей декадасы кысаларында халыкны беренче кабул итү узды. Шәһәр халкы белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов, Шәһәр Советы депутаты Иван Кузьмин, шулай ук шәһәр районнары җитәкчеләре очрашты.

Мөрәҗәгатьләрнең төп темасы торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре булды. Чаллылылар капиталь ремонт эшләренең сыйфаты турындагы искәрмәләрен әйттеләр, шулай ук торак комплекслары эчендә инфраструктураны үстерү өчен спонсорлык ярдәме күрсәтү үтенечләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Барлык килгән мөрәҗәгатьләр профильле хезмәтләр тарафыннан эшкә алынды. Кайбер мәсьәләләр буенча инде уңай хәл итү юллары табылды. Аерым алганда, шәһәрнең бер комплексында җәяүлеләр кичүе җиһазландырылачак.

Кабул итү декадасы дәвам итә. Чаллылыларның төрле дәрәҗәдәге депутатларга мөрәҗәгать итү һәм кичектергесез проблемаларны хәл итүдә ярдәм алу мөмкинлеге бар.

Чәршәмбе, 25 ноябрь 2026, 16:38