Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 26 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Татьяна Фомовна Минеева «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде. Югары бүләкне аңа Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин һәм Шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьевның ярдәмчесе тапшырды.

Медаль Татарстан дәүләтчелеген ныгытуда, аның потенциалын үстерүдә һәм бай мирасны саклауда аерым казанышлар өчен бирелә. Бу без белгән һәм яраткан Татарстанны үз хезмәте һәм батырлыгы белән тудырган кешеләргә тирән ихтирам билгесе.

Пәнҗешәмбе, 26 ноябрь 2026, 08:46