Дәүләт Думасы муниципаль хезмәткә керүдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның хезмәт гарантияләрен өстәмә көчәйтүгә юнәлтелгән аерым закон актларына үзгәрешләрне икенче һәм өченче укуларда кабул итте.
Закон проектының автордашларының берсе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина аңлатма бирде: «Бүгенге көндә Дәүләт Думасы махсус операциядә катнашучыларны һәм аларның якыннарын хуплауга юнәлтелгән якынча 190 закон кабул итте, һәм без бу эшне дәвам итәбез. Аерым алганда, кабул ителгән инициатива Ватанны саклаучыларның муниципаль хезмәткә керүдә үзләрен гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлтелгән».

Закон нигезендә муниципаль хезмәт стажына контракт буенча хәрби хезмәттә булу вакыты исәпкә алыначак.
Моннан тыш, җирле үзидарә органнарында хезмәт стажына эчке эшләр, мәҗбүри башкару һәм җинаять-башкару системасы органнарында хезмәт итү чорлары исәпкә алыначак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 26 ноябрь 2026, 11:56