«Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча кабул итү узды.
Шәһәр халкы кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итү, реабилитациягә юллама алу һәм инвалидлыкны рәсмиләштерү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте.
Кабул итүне Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичёв, Шәһәр Советы депутатлары Лариса Зубрилова һәм Кирилл Пузырьков үткәрде.

Барлык мөрәҗәгатьләр эшкә алынды. Кабул итү барышында ук мәсьәләләрнең берсен уңай хәл итәргә мөмкин булды: рецептлар буенча кирәкле дарулар алырга ярдәм итү.
Гражданнарны кабул итү җәмәгать кабул итү бүлмәсендә икенче көн дәвам итә. Төрле дәрәҗәдәге депутатлар халык белән очрашып, аларны борчыган мәсьәләләрне карый һәм хәл итү юлларын табарга ярдәм итә.

Кабул итү декадасы «Бердәм Россия» партиясенең 25 еллыгына багышланган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 26 ноябрь 2026, 15:09