Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 28 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Автозавод районында сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен ел саен уздырыла торган «Һәрвакыт булсын кояш!» дигән сәнгать иҗаты фестивале узды. Чара «Орион» яшьләр үзәгендә үтте.

Педагогларны, ата-аналарны һәм яшь талантларны Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин сәламләде. Ул педагогларга балаларны конкурсларга әзерләүдәге хезмәтләре һәм мәрхәмәтлелекләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, ә чыгыш ясаучыларга илһам һәм уңышлы чыгыш теләде.

Быел фестивальдә районның коррекцион мәктәпләрендә, «Солнышко» реабилитация үзәгендә, №1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае берләшмәләрендә һәм Л.Х. Баһаветдинова исемендәге 7 нче Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче 100дән артык сәләтле бала катнашты.

Яшь талантлар үзләренең иҗади сәләтләрен вокалда, инструменталь сәнгатьтә, хореографиядә, сөйләм осталыгы һәм театр осталыгы сәнгатендә күрсәттеләр.

Фестиваль катнашучылары дипломнар, истәлекле призлар һәм тәмле бүләкләр алдылар.

Җомга, 27 ноябрь 2026, 08:34