Казанда «Безнең заман батырлары» җәмәгать премиясе лауреатларын бүләкләүнең тантаналы церемониясе узды. Ул 80 татарстанлыны берләштерде. Аларның барысы да көндәлек тормышта батырлык кылганнар.
Быел бүләкләү дүрт номинация буенча үтте: «Яшь батыр» (17 яшькә кадәр батырлык кылган балалар өчен), «Безнең заман батыры» (18 яшьтән батырлык кылган кешеләр өчен), «Фидакарь хезмәт» (сәнәгать үсешенә зур өлеш керткән республика халкы өчен) һәм «Фронтка ярдәм» (Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Курск, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясенә гуманитар йөк җыюда һәм җибәрүдә актив катнашучы оешмалар, дәүләт хакимияте органнары, уку йортлары һәм волонтерлар өчен).
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе беренче булып Назар Уткинны бүләкләде. Ул быел җәен Алабуга районының Олы Шүрнәк авылындагы буада коену вакытында бата башлаган кызны коткарган. Ярдәмгә чакырган тавышны ишеткәч, Назар сал өстендә аның янына йөзеп барган, суда тотынырга һәм ярга җитәргә ярдәм иткән.

«Сезнең гамәлләрегез ихлас ихтирам уята. Сез шундый яшьтә үк тәвәккәллек, җаваплылык һәм башкалар турында кайгыртуның никадәр мөһим булуын күрсәттегез. Сезнең тарихларыгыз күп яшьтәшләрегез өчен үрнәк булыр дип ышанам», – дип билгеләп үтте сәхнәдән Фәрид Абдулганиев.
«Безнең заман батырлары» республика премиясе Татарстанда 2016 елдан бирле тапшырыла. Шул вакыт эчендә оештыру комитетына 1 800дән артык гариза бирелгән һәм 358 күкрәк билгесе тапшырылган. «Безнең заман батырлары» билгесен 277 татарстанлы, ә «Яшь батыр» билгесен – республиканың 81 яшь вәкиле алган.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 27 ноябрь 2026, 08:38