Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 28 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда шефлык итүче шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежноеның балалары һәм халкы өчен Яңа ел бүләкләрен җыю дәвам итә.

Бүген акциягә Шәһәр Советы депутаты Кирилл Пузырьков кушылды. Ул Яңа ел бүләкләрен тапшырып, яңа төбәкләр халкы өчен бәйрәм кәефе тудыру инициативасын хуплады.

Искә төшерик, акциядә теләгән һәркем катнаша ала. 7 декабрьгә кадәр гамәлдәге саклау срокы булган фабрикадан Яңа ел татлы җыелмалары кабул ителә. Шулай ук изге теләкләр язылган открыткалар һәм хатлар да тапшырырга мөмкин.

Бүләкләрне коробкага салырга һәм аның өстенә учреждение, оешма яки коллективның исемен күрсәтергә кирәк (әгәр җыю алар исеменнән барса). Җыю пункты: Академик Рубаненко урамы, 7 (3/18).

Җомга, 27 ноябрь 2026, 14:54