Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә 29 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә Илья Храмовның шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы узачак.
Илья Андрей улы Лениногорск педагогия училищесының сәнгать факультетын тәмамлаган. Күп еллар шәһәр предприятиеләрендә рәссам-бизәүче булып эшләгән. 1991 елда «Чаллы икмәге» сәүдә билгесен эшләгән. «КАМАЗ» завод чараларын бизәүгә зур өлеш керткән.
Ул төрле дәрәҗәдәге төркем күргәзмәләренең актив катнашучысы, дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән.

Экспозициядә төрле сынлы сәнгать техникаларында һәм жанрларында эшләнгән 37 картина тәкъдим ителәчәк. Рәссам иҗатында шәһәрнең танылган кешеләренә карикатуралар аерым урын алып тора – оста, җылы һәм танылырлык портретлар, һәр кунакта елмаю уятачаклар.
Керү ирекле.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 27 ноябрь 2026, 15:02