Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

МӨХӘММӘДИЕВ Рафаэль Мирзанур улы (12.04.1953, Алабуга районы Тойгузино авылы) – җәмәгать һәм администрация хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2003). 1975-1978 елларда КамАЗның технологик җиһазларны төзәтү  hәм аларга хезмәт күрсәтү идарәсенең инженер-электронигы. 1978-1979 елларда – ВЛКСМ шәһәр комитетының оештыру бүлеге мөдире, 1979-1981 елларда – ВЛКСМның Комсомол районы беренче секретаре. 1981-1983 елларда – транспорт чараларын үзәкләштерелгән төзәтү идарәсенең профком рәисе, 1983-1985 елларда – ЖКУ партком секретаре, 1985-1991 елларда – «КамАЗ» ҖБ партком секретаре урынбасары. 1999-2002 елларда – «КамАЗвторресурсы» ҖЧҖ генераль директоры, 2002-2005 елларда – «Ремдизель» ЯАҖ генераль директоры, 2005 елдан – «КАМАЗ» АҖ хезмәт мөнәсәбәтләре һәм персоналны үстерү департаменты директоры. 2004-2006 елларда бер үк вакытта – «Бердәм Россия» партиясе Яр Чаллы бүлекчәсенең сәяси советы секретаре.


Пятница, 28 сентября 2018, 11:51