Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

КАЮМОВ  Васил  Кадим улы (10.12.1958, Чиләбе өлкәсе Югары Уфалей районы Түбән Уфалей поселогы) – сәнәгать производствосын оештыручы, «КамАЗ» АҖ генераль директорының беренче урынбасары – башкарма директор (2005 елдан). 1981 елдан Кама автомобиль заводында. 1981-1983 елларда – запас частьлар участогы башлыгы, мастер. 1983-1991 елларда – «КамАЗавтоцентр» җитештерү фирмасының Запас частьлар идарәсендә. 1991-1996 елларда – җитештерү идарәсе башлыгының планлаштыру буенча урынбасары, «КамАЗ» АҖ башкарма дирекциясенең кулланучылар белән эшләү буенча башкарма директоры урынбасары. 1996-1998 елларда – Автомобильләр сату үзәге директоры. 1998-2002 елларда – «Микролитражлы автомобильләр заводы» ААҖ генераль директоры, 2002-2005 елларда – «КамАЗ» АҖ генераль директорының җиңел автомобильләр төзү буенча урынбасары – «Микролитражлы автомобильләр заводы» ААҖ генераль директоры.


Пятница, 28 сентября 2018, 12:04