Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ГАНИЕВ Рәис Назиф улы (24.06.1950, Әгерҗе районы Красный Бор авылы) – РФ атказанган төзүчесе (1993). 1970 елдан «Спецстрой» төзелеш идарәсендә (Яр Чаллы шәһәре) – 1971 елдан – кран асты юлларын монтажлау буенча комсомол-яшьләр коллективы, 1981 елдан – торба салучы слесарьлар бригадиры. 1983 елдан «Камгэсэнергострой»ның «Сельстрой» төзелеш идарәсендә – 4 нче СМУ башлыгы урынбасары, 1987 елдан – 26 нчы СМУ башлыгы урынбасары, 1988 елдан – партком секретаре, 1989 елдан – 37 нче СМУ башлыгы. 1990 елдан – баш инженер, 1997-2003 елларда – «Агрострой» АҖнең 1 нче күчмә механикалаштырылган колоннасы (ПМК) директоры.


Пятница, 7 февраля 2020, 15:05