Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ЕВДОКИМОВ Александр Сергеевич (11.05.1950, Биектау районы Бөреле ашлык совхозы поселогы) – административ-хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасының атказанган төзүчесе (1999, 2004). 1972-2003 елларда (2002-2003 елларда – Тверь өлкәсе Удомля шәһәрендәге Калинин атом электростанциясе төзелешендә «Севзапатомэнергострой» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары) «Камгэсэнергострой» АҖ Автозаводстроенда –мастер, өлкән прораб, участок башлыгы, 1977 елдан – баш инженер, 1979 елдан – 4 нче СМУ башлыгы; 1983 елдан – баш инженер урынбасары, 1984 елдан – производство буенча башлык урынбасары, 1985 елдан – баш инженер,1988-1995 елларда – «Автозаводстрой» төзелеш идарәсе башлыгы,1995-1997 елларда – «Автозаводстрой» ҖЧҖ производство-проект фирмасы директоры, 1997-2002 елларда – «Камгэсавтозаводстрой» ҖЧҖ генераль директоры, 2003-2006 елларда һәм 2007 елның июненнән башлап – «Камгэсэнергострой» АҖ генераль директоры.


Пятница, 7 февраля 2020, 15:03