Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ЕЛЬЦОВ Виктор Николаевич (01.09.1951, Лаеш поселогы) – инженер-төзүче, административ-хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасының атказанган төзүчесе (2004, 1999). Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2002).  1973-2003 елларда «Камгэсэнергострой»да – мастер, прораб, өлкән прораб, участок башлыгы; 1977 елдан – СМУ-5 нең баш инженеры, 1982 елдан – баш инженер урынбасары, 1983 елдан – «Автозаводстрой» төзелеш идарәсе башлыгы, 1985 елдан – «Тракторозаводстрой» тресты (Алабуга) идарәчесе; 1986 елдан – баш инженер,  1989 елдан – шул трестның башлыгы, 1990 елдан – «Камгэсэнергострой» АҖ генераль директоры. 


Пятница, 7 февраля 2020, 15:02