ИВАНЦОВ Николай Максимович (29.12.1913, Брянск шәһәре – 25.02.2002, Мәскәү) – инженер-гидротехник, төзелеш производствосын оештыручы, Социалистик Хезмәт Герое (1972), СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1950). Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2000). 1970–1981 елларда –СССР Энергетика һәм электрификация министры урынбасары, бер үк вакытта 1971–1974 елларда – «Камгэсэнергострой» производство берләшмәсе башлыгы (Яр Чаллы шәһәре).
Пятница, 7 февраля 2020, 14:55