БАШТАНЮК Геннадий Сергеевич (22.10.1949, Курск өлкәсе Хомутовский районы Хомутовка авылы) –производстводагы новатор, профсоюз эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое (1986).1972-1986 елларда – «КАМАЗ» производство берләшмәсе кою заводында. 1975 елдан – слесарь-ремонтчылар бригадиры. 1983-1986 елларда «КАМАЗ» производство берләшмәсенең Бригадирлар советы рәисе. 1986–1989 елларда – Татарстан өлкә Профсоюзлар советы рәисе, 1989-1991 елларда – ВЦСПС секретаре, 1991-1992 елларда – Гомуми профсоюзлар конфедерациясе рәисенең беренче урынбасары.
Пятница, 7 февраля 2020, 14:22