Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ЗАРИПОВ Галимҗан Сәетҗан улы (14.05.1947, Чаллы, хәзерге Тукай районы Әҗмәкәй авылы) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССРның (1985), Россиянең  атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1996). Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2007). 1970-1979 елларда – «Гигант» совхозында (үзәге – Яңа поселогы), 1975 елдан – директор урынбасары. 1979-1982 елларда – Калинин исемендәге колхоз (Мәләкәс авылы) рәисе. 1982 елдан – совхоз директоры, 2003 елдан – Тукай районының «Ворошиловский» АҖ (Бәтке авылы) генераль директоры.


Пятница, 7 февраля 2020, 14:06