Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ГОМӘРОВ Ирек Флор улы (18.05.1960, Казан) – инженер-механик, сәнәгать производствосын оештыручы, техник фәннәр кандидаты (1987). 1987 елдан КАМАЗда – инженер-конструктор, ФТҮ бюросы башлыгы. 1996 елдан –  методологик тәэминат төркеменең максатчан программасы директоры, тикшеренүләр һәм үсеш департаментының генераль директор урынбасары, 1997 елдан –тикшеренүләр һәм техник үсеш дирекциясе проектларын координацияләү буенча директор урынбасары, 1998 елдан – «КАМАЗ» АҖ кризиска каршы тору комитеты җитәкчесе. 2001 елдан –компонентлар буенча вице-президент, 2002 елдан – составына «КАМАЗ-Дизель» АҖ, «КамАЗинструментспецмаш» АҖ, «Ремдизель» ЯАҖ, «КАМАЗавтотехника» ҖЧҖ (Зәй шәһәре) керүче компонентлар буенча генераль директор урынбасары, 2006 елдан – «КАМАЗ» АҖ генераль директоры урынбасары – үсеш буенча директор. 


Пятница, 7 февраля 2020, 14:00