Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ХӨСӘЕНОВ Уел Галим улы (13.08.1949, Әлмәт шәһәре) – җәмәгать эшлеклесе, төзелеш производствосын оештыручы, РФ нең атказанган төзүчесе (1994). Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2004). 1973-1976 елларда – «Промвентиляция» трестының Яр Чаллы төзү-монтажлау идарәсе мастеры, прорабы, 1976-1981 елларда – ВЛКСМ Яр Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре, 1981-1984 елларда – шәһәр хуҗалыгының төзелеш бүлеге мөдире, икенче секретарь, 1984-1987 елларда – КПСС Яр Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре, 1987-1991 елларда – «Главкамазпроммонтаж» башлыгы урынбасары. 1993-1996 елларда – «КАМАЗ» АҖ Энергетика һәм җиһазлар үзәгенең директор урынбасары.


Вторник, 14 сентября 2021, 15:24