Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ЦЫГАНОВ Георгий Васильевич (21.07.1940, Октябрь районы Богдашкино авылы – 25.05.1999, Яр Чаллы шәһәре) – администрация хезмәткәре, педагог, спортчы һәм тренер (җиңел атлетика), биология фәннәре кандидаты (1996), профессор (1999), ТАССР ның һәм РФ ның атказанган физик культура хезмәткәре (1989, 1995). 1986 елдан – Волгоград физик культура институтының Яр Чаллы филиалы – Кама физик культура институтында: өлкән укытучы, 1987 елдан  җиңел атлетика кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1983 елдан – педагогия факультеты деканы, 1989 елдан – филиал директоры, 1997-1999 елларда – ректор. СССР спорт мастерлыгына кандидат  (1967), ТАССР ның ун төрдәге ярыш чемпионы (1963-1968). ТР җыелма командасы тренеры (1967-1995), Россиянең халыкара класслы спорт мастеры  Ф. Солтанованы, РФ спорт мастерлары А. Нятуновны, Н. Япееваны, Т. Поляеваны әзерләгән.


Вторник, 14 сентября 2021, 15:27