Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ХӘМИДУЛЛИНА Энҗе Акмал кызы (23.01.1965, Чистай шәһәре) – спортчы  (армрестлинг), Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (1996), ТР, РФ атказанган спорт мастеры (2001, 2000). 1990 елдан профессиональ спортта – Яр Чаллы шәһәренең, ТР һәм РФ җыелма командалары составында чыгыш ясый. Биш тапкыр дөнья чемпионы (Һиндстан, 1997; Канада, 1998, ике тапкыр; Финляндия, 2000; Польша, 2001), җиде тапкыр Европа чемпионы (Италия, 1996, ике тапкыр; Литва, 1998, ике тапкыр; Польша, 2000; Швеция, 2001, ике тапкыр), җиде тапкыр Россия чемпионы (1996-1998, 2000, 2004), Россия кубогына ярышларда (1992), халыкара турнирларда (Кисловодск, 1993; Мәскәү, 1997) җиңүче. «Витязь» БЯСМ спортчы-инструкторы. «ТР физкультура һәм спорт отличнигы» (2000).


Среда, 4 декабря 2013, 12:13