Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

3 БҮЛЕК. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ

99 статья
1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты – Татарстан Республикасы Хөкүмәте – Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма һәм күрсәтмә бирү органы.
2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты компетенциясе, аның эшчәнлек тәртибе, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең бүтән органнары белән мөнәсәбәтләре Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.

100 статья
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын Премьер-министр, Премьер-министр урынбасарлары, министрлар, дәүләт комитетлары рәисләре һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең бүтән башкарма органнары җитәкчеләре тәшкил итә.

101 статья
1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы Президенты алдында җаваплы.
2. Яңа оештырылган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үз вәкаләтләре чорына билгеләнгән эшчәнлегенең программасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертә.
3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аерым мәсьәләләр буенча үз эше турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы алдында хисап тота.
4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Премьер-министрына, Премьер-министр урынбасарларына ышанычсызлык белдерергә мөмкин, бу аларның отставкасына китерә. Әлеге мәсьәләләр буенча карарлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының сайланган депутатлары саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

102 статья
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты:
1) үз вәкаләтләре чикләрендә кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыру, тәэмин итү һәм яклау, милекне һәм җәмәгать тәртибен саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш чараларын күрә;
2) Татарстан Республикасы бюджеты проектын, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программалары проектларын әзерли, Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын төзи;
3) Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешен тәэмин итә, аның үтәлеше турында хисап һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программаларының үтәлеше турында хисаплар әзерли, Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында хисап төзи;
4) Татарстан Республикасының комплекслы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү буенча гамәлләр әзерли һәм тормышка ашыра, финанс, мәдәният, мәгариф, фән, сәламәтлек саклау, социаль тәэминат, табигатьне саклау һәм экология өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен үткәрүдә катнаша; дәүләт иминиятен оештыру, исәпкә алуның һәм статистиканың бердәм системасын оештыру, хезмәт өчен түләүнең гомумдәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру чараларын күрүдә ярдәм итә;
5) Татарстан Республикасы милке белән Татарстан Республикасы законнары нигезендә, шулай ук Татарстан Республикасы идарәсенә тапшырылган федераль милек белән федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары нигезендә идарә итә һәм алар белән эш итә;
6) тышкы икътисадый эшчәнлекне гамәлгә ашыра;
7) кирәк очракта, Министрлар Кабинеты каршында комитетлар, идарәләр һәм башка ведомстволар оештыра;
8) Татарстан Республикасы министрлыклары, дәүләт комитетлары һәм ведомстволары турында нигезләмәләр раслый;
9) җирле үзидарә органы, җирле үзидарәнең сайланулы яисә вазыйфаи бүтән заты тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль законнарга һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларына, Татарстан Республикасы законнарына һәм бүтән норматив хокукый актларына каршы килә торган хокукый актлар чыгарылган очракта, җирле үзидарә органына, җирле үзидарәнең сайланулы яисә урындагы бүтән затына аларны законнарга яраклаштыруны тәкъдим итәргә хокуклы, шулай ук судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы;
10) үз вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыруны үзара алмашу турында федераль башкарма хакимият органнары белән федераль закон нигезендә килешүләр төзи;
11) федераль законнарда, Татарстан Республикасы Конституциясендә һәм Татарстан Республикасы законнарында, шулай ук федераль башкарма хакимият органнары белән килешүләрдә билгеләнгән бүтән вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

103 статья
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе Конституциясенең, Татарстан Республикасы Конституциясенең, федераль законнарның һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларының, Татарстан Республикасы законнарының һәм башка норматив хокукый актларының үтәлешен тәэмин итә, карарлар һәм күрсәтмәләр чыгара, аларның үтәлешен тикшерә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын һәм күрсәтмәләрен Татарстан Республикасының бөтен территориясендә үтәү мәҗбүри.

104 статья
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы министрлыкларының, дәүләт комитетларының, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең үзенә буйсынган бүтән органнарының актларын юкка чыгарырга хокуклы.

105 статья
1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы министрлыкларының, дәүләт комитетларының һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең үзенә буйсынган бүтән органнарының эшен берләштерә һәм аңа юнәлеш бирә.
2. Татарстан Республикасы министрлыклары, дәүләт комитетлары һәм дәүләт хакимиятенең бүтән башкарма органнары идарәнең тиешле тармакларында яисә тармакара дәрәҗәдә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыралар.

4 БҮЛЕК. СУД ХАКИМИЯТЕ. ПРОКУРАТУРА

106 статья
1. Татарстан Республикасында хөкем итү бары тик суд тарафыннан гына гамәлгә ашырыла.
2. Судьялар бәйсез һәм законга гына буйсына.

107 статья
Татарстан Республикасында суд хакимияте Татарстан Республикасы Конституция суды, гомуми юрисдикциядәге федераль судлар, Татарстан Республикасы Арбитраж суды һәм җәмәгать судьялары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

108 статья
1. Татарстан Республикасы Конституция судын Татарстан Республикасындагы гражданнар арасыннан сайланучы 25тән дә яшьрәк булмаган, югары юридик белеме, юридик һөнәр буенча кимендә биш ел эш стажы булган алты Конституция суды судьясы тәшкил итә.
2. Конституция суды судьялыгына кандидатларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тигез санда Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе тәкъдим итә.
3. Конституция суды судьялары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына Конституция суды Рәисе һәм Конституция суды Рәисе урынбасары урынына кандидатлар буенча тәкъдимнәр кертәләр.
4. Конституция суды компетенциясе, оештыру һәм эшчәнлек тәртибе, судьяларының статусы федераль закон, Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.

109 статья
1. Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасының конституциячел корылышын, кешенең төп хокукларын һәм ирекләрен яклау, Татарстан Республикасы Конституциясенең Татарстан Республикасының хокукый системасында өстенлеген һәм аның бөтен территориясендә турыдан-туры гамәлдә булуын тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, аның Президиумы һәм комитетлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан биштән бере, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм җирле үзидарә органнары таләпләре буенча түбәндәгеләрнең конституциячеллеге турындагы эшләрне карый:
1) Татарстан Республикасы законнарының;
2) Татарстан Республикасы Президенты һәм Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка органнары норматив хокукый актларының;
3) җирле үзидарә органнары норматив хокукый актларының;
4) Татарстан Республикасының халыкара һәм тышкы икътисадый багланышлар турында үз көченә кермәгән килешүләренең.
2. Татарстан Республикасы Конституция суды Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, аның комитетлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан биштән бере, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты таләпләре буенча Татарстан Республикасы Конституциясенә аңлатма бирә.
3. Конституция суды түбәндәгеләрнең компетенциясе турындагы бәхәсләрне карый:
1) Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасындагы;
2) Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән җирле үзидарә органнары арасындагы;
3) җирле үзидарә органнары арасындагы.
4. Татарстан Республикасы Конституция суды гражданнарның конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаятьләре буенча һәм судлар таләпләре буенча Татарстан Республикасы законының яисә аның аерым нигезләмәләренең, Татарстан Республикасы Президенты һәм Министрлар Кабинеты, шулай ук җирле үзидарә органнары норматив хокукый актларының конституциячеллеген тикшерә.
5. Конституциячел түгел дип танылган актлар яисә аларның аерым нигезләмәләре Татарстан Республикасы Конституция суды карары басылып чыккан көннән үз көчен югалта.
6. Татарстан Республикасы Конституция судының үз вәкаләтләре чикләрендә кабул ителгән карары хәлиткеч була, башка суд тарафыннан яңадан карала алмый.

110 статья
Татарстан Республикасы Югары суды, район (шәһәр) судлары һәм хәрби судлар – гомуми юрисдикциядәге федераль судлар.

111 статья
1. Җәмәгать судьялары Татарстан Республикасының гомуми юрисдикциядәге судьялары булалар һәм Россия Федерациясенең бердәм суд системасына керәләр.
2. Җәмәгать судьяларының вәкаләтләре, эшчәнлек тәртибе һәм җәмәгать судьялары вазыйфасына сайлау тәртибе тиешле законнар белән билгеләнә.

112 статья
1. Татарстан Республикасы Арбитраж суды – икътисадый бәхәсләрне һәм арбитраж судлар карый торган башка эшләрне хәл итү юлы белән хөкем итүне гамәлгә ашыручы суд органы.
2. Татарстан Республикасы Арбитраж суды вәкаләтләре, оештыру һәм эшчәнлек тәртибе федераль конституциячел закон белән билгеләнә.

113 статья
Татарстан Республикасында судларда суд эшләре һәм эшләр башкару федераль закон нигезендә алып барыла.

114 статья
1. Татарстан Республикасы Прокуроры үз вазыйфасына, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килештереп, Россия Федерациясе Генераль прокуроры тарафыннан билгеләнеп куела.
2. Татарстан Республикасы Прокуроры һәм аңа буйсынган прокурорлар Россия Федерациясе Конституциясенең, Татарстан Республикасы Конституциясенең, федераль законнарның, Татарстан Республикасы законнарының үтәлешенә федераль закон нигезендә күзәтчелек итә.
3. Татарстан Республикасы прокуратурасының вәкаләтләре, оештыру һәм эшчәнлек тәртибе федераль закон белән билгеләнә.

115 статья
1. Гражданнарга һәм оешмаларга юридик ярдәмне – адвокатлар коллегиясе, ә законда каралган очракларда бүтән юридик оешмалар һәм аерым гражданнар күрсәтә.
2. Татарстан Республикасында адвокатураны оештыру һәм аның эшчәнлек тәртибе закон белән билгеләнә.

V КИСӘК. ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ

116 статья
1. Җирле үзидарә, закон нигезендә һәм үзенә җаваплылык алып, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне халыкның мөстәкыйль хәл итүен, муниципаль милек биләүне, аннан файдалануны һәм аның белән эш итүне тәэмин итә.
2. Җирле үзидарә референдум, сайлаулар уздыру юлы белән, турыдан-туры ихтыяр белдерүнең башка рәвешләре аша, җирле үзидарәнең сайланулы һәм башка органнары, җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары аша гражданнар тарафыннан гамәлгә ашырыла.
3. Җирле үзидарәнең үз символикасы булырга мөмкин.

117 статья
1. Җирле үзидарә, тарихи һәм башка җирле традицияләрне исәпкә алып, шәһәр, авыл җирлекләрендә һәм башка территорияләрдә гамәлгә ашырыла.
2. Җирле үзидарә органнары структурасы халык тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә.
3. Җирле үзидарә гамәлгә ашырыла торган территорияләрнең чикләрен үзгәртү шул территорияләр халкының фикерен исәпкә алып рөхсәт ителә.

118 статья
1. Җирле үзидарә органнары муниципаль милеккә мөстәкыйль идарә итәләр, җирле бюджетны төзиләр, раслыйлар һәм үтиләр, җирле салымнар һәм җыемнар билгелиләр, җәмәгать тәртибен саклауны гамәлгә ашыралар, шулай ук җирле әһәмияткә ия бүтән мәсьәләләрне хәл итәләр.
2. Җирле үзидарә органнарына закон белән дәүләтнең аерым вәкаләтләре тапшырылырга мөмкин, аларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле матди һәм финанс чаралары бүлеп бирелә. Тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру дәүләт контролендә була.

119 статья
Татарстан Республикасында җирле үзидарәгә суд яклавы, дәүләт хакимияте органнары тарафыннан кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән өстәмә чыгымнарны компенсацияләү хокукы, җирле үзидарәнең Россия Федерациясе Конституциясендә, Татарстан Республикасы Конституциясендә, федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән хокукларын чикләүне тыю гарантияләнә.

120 статья
Җирле үзидарә органнарының һәм җирле үзидарәнең вазыйфаи затларының Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль законнарга һәм Татарстан Республикасы законнарына каршы килүче хокукый актлары суд тәртибендә юкка чыгарылырга тиеш.


VI КИСӘК. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘТ СИМВОЛЛАРЫ ҺӘМ БАШКАЛАСЫ

121 статья
1. Татарстан Республикасының Дәүләт гербы, Дәүләт флагы һәм Дәүләт гимны – Татарстан Республикасы суверенитетын, Татарстан халкының үзенчәлеген һәм традицияләрен чагылдыручы рәсми символлары бар.
2. Татарстан Республикасының дәүләт символларын тасвирлау һәм аларны рәсми куллану тәртибе Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.

122 статья
Татарстан Республикасы башкаласы – Казан шәһәре. Татарстан Республикасы башкаласының статусы Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә.

VII КИСӘК. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕН КАБУЛ ИТҮ ҺӘМ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕНӘ ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ ӨСТӘМӘЛӘР
КЕРТҮ ТӘРТИБЕ

123 статья
Татарстан Республикасы Конституциясенең 1 статьясының һәм әлеге статьясының нигезләмәләре бары тик Татарстан Республикасы референдумы нәтиҗәләре буенча гына үзгәртелергә мөмкин.

124 статья
1. Татарстан Республикасы Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы законны кабул итү турында референдумда кабул ителүче карарлар, әгәр алар өчен референдумда тавыш бирүдә катнашучыларның яртысыннан артыграгы тавыш биргән булса, кабул ителгән дип санала.
2. Татарстан Республикасы Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон, әгәр алар өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесенең күпчелеге тавыш бирсә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән дип санала.


125 статья
1. Референдум нәтиҗәсендә яисә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон халыкка игълан итү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан ундүрт календарь көн эчендә Татарстан Республикасы Президентына җибәрелә.
2. Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы законга ундүрт календарь көн эчендә имза сала һәм аны халыкка игълан итә.
3. Референдум нәтиҗәсендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясен яисә Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы законны Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кире кагу рөхсәт ителми.

126 статья
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кире кагылган очракта, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан паритет нигездә килештерү комиссиясе төзелә.
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесенең күпчелек тавышы белән элек кабул ителгән редакциядә хупланган Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы закон Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кабат кире кагыла алмый һәм җиде көн эчендә халыкка игълан ителергә тиеш.


Среда, 7 июля 2021, 15:35