Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ХӘМӘДИШИН Дәүфит Закир улы (01.01.1959, Мөслим районы Баек авылы) – эчке эшләр хезмәте генерал-майоры (2004), ТР атказанган юристы (2005), ТР буенча Федераль җәзаларны үтәү хезмәте Баш идарәсе башлыгы (2004). Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2002). 1979 елдан Яр Чаллы шәһәрендә: КамАЗның ремонт-инструментлар заводы фрезерчысы, 1980 елдан – эчке эшләр идарәсе (ЭЭИ) милиционеры, 1980 елның декабреннән – эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү инспекторы, өлкән инспекторы, 1984-1989 елларда – Халык депутатлары советы башкарма комитетының җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе башлыгы. 1989-1991 – эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары, 1991-1992 елларда – бер үк вакытта ЭЭИ Автозавод эчке эшләр бүлегенең криминаль милиция башлыгы, 1992-1995 елларда – ЭЭИ башлыгы урынбасары – криминаль милиция башлыгы. 1995–1998 елларда – Түбән Кама шәһәренең ЭЭИ башлыгы. 1998-2004 елларда Яр Чаллы шәһәренең эчке эшләр идарәсе башлыгы.


Вторник, 31 марта 2020, 14:24