Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ЧИНКИН Миңнулла Низаметдин улы (04.06.1931, Чувашия АССР, Шыгырдан (хәзер Батыр районы Кыр Бикшеге авылы) - тренер (җиңел атлетика), ТАССР атказанган физик культура хезмәткәре (1988), РСФСР, ТР атказанган тренеры (1989, 2004). Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы. Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә җиңел атлетика мәктәпләренә нигез салучы. 1973 елдан Яр Чаллы шәһәрендә: «КАМАЗ» спорт клубының өлкән тренеры, 1994-1995 елларда – ТР Дәүләт спорт комитеты үзәк клубының тренер-укытучысы, 1995 елдан – «Яр Чаллы» спорт комплексының, аннан соң «Яр Чаллы» Олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең өлкән тренеры. Бер үк вакытта 1983-1989 елларда – марафон йөгереше буенча СССР җыелма командасы тренеры. Г. Галкина-Сәмитованың тренеры.


Вторник, 31 марта 2020, 14:27