Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ЯКУБОВА Ольга Ивановна (28.12.1953, Омск өлкәсе Исилкүл шәһәре) - дизайнер, РФ Дизайнерлар берлеге әгъзасы (1991), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002), РФ Дәүләт премиясе лауреаты (2001). 1976 елдан Яр Чаллы шәһәрендә: КамАЗ баш архитектор бүлегенең рәссам-проектлаучысы,1981–1985 елларда – РСФСР Художество фондының җитештерү участогында рәссам, 1985 елдан – «КамАЗ» ҖБ реклама бүлеге башлыгы, 1987 елдан – «КАМАЗ» реклама агентлыгы директоры, 2000 елдан – КамАЗның фәнни-техник үзәге имиджын формалаштыру бюросы башлыгы, әйдәүче менеджеры. Яр Чаллы шәһәрендәге Свято-Вознесенск соборы бинасын яңадан торгызу проектының авторы (1982). КамАЗның фирма стилен (1976-1981), реклама программасын (1985-1990), «КамАЗ» автомобиленең товар билгесен (1985), ралличыларның «КАМАЗ-мастер» спорт командасы дизайн-программасын эшләүдә катнашкан. «Серебряный лучник» премиясе лауреаты (2001). «КАМАЗ-мастер» дизайн-системасын эшләгән һәм тормышка ашырган өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе бирелгән. 


Вторник, 31 марта 2020, 14:36