ТАҖИЕВА Миннесәгыйрә Таҗи кызы (06.08.1936, Минзәлә районы Күзкәй авылы) – зоотехник, Социалистик Хезмәт Герое (1971), ТАССРның атказанган терлекчесе (1985). 1953 елдан – «Татарстан» совхозында бозау караучы, 1955 елдан – сыер савучы, 1972 елдан – зоотехник, азык лабораториясе мөдире, 1978 елдан – участок башлыгы, 1989-1991 елларда – Тукай районы «Сосновоборский» совхозының дуңгызчылык комплексы зоотехнигы.
Вторник, 31 марта 2020, 14:49