Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

СУВОРОВ Виктор Семенович (09.04.1953, Яңа Чишмә шәһәре) – педагог, администрация хезмәткәре, педагогия фәннәре докторы (2005), ТРның атказанган мәктәп хезмәткәре (1995). Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2002). 1979 елдан – КамАЗның двигательләр заводында: инженер, өлкән инженер, кадрлар бүлеге башлыгы урынбасары. 1982-1987 елларда – 57 нче СПТУ директоры урынбасары, директор, 1987-1988 – КПССның Яр Чаллы шәһәр комитеты секретаре, 1988-1989 – Кама кичке энерготөзелеш техникумы директоры. 1989 елдан – 117 нче СПТУ директоры, 2004 елдан – Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты ректоры.


Вторник, 14 сентября 2021, 15:36