Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

НУРЕТДИНОВ Фоат Шәйхетдин улы (07.11.1938, Чистай районы Нарат-Елга авылы) – спортчы, тренер (җиңел атлетика), СССРның спорт мастеры (1968; ун төрдәге ярышлар буенча), РСФСРның, СССРның атказанган тренеры (1990, 1991). ТАССР чемпионы (1959-1965). 1975-1979 елларда – «КАМАЗ» спорт клубының 3 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, 1979 елдан – «Төзүче» үзәк стадионы директоры, 1981 елдан – Яр Чаллы шәһәренең спорт оешмаларында тренер-укытучы хезмәтендә. 1985-1992 елларда – ТР Спорт комитетының ЦСК тренер-укытучысы. 1992-2004 елларда – Волгоград физик культура институтының Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы – Кама физик культура институты: өлкән укытучы, 1995 елдан – җиңел атлетика кафедрасы доценты. 1989-1997 елларда – ТР Физик культура, спорт һәм туризм комитеты карамагындагы Җиңел атлетика федерациясен җитәкли. Олимпия чемпионы Л.Ф. Нуретдинованы тәрбияләгән.


Вторник, 31 марта 2020, 14:53