Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

НОВОЛОДСКИЙ Алексей Борисович (30.03.1930, Бурятия АССРның Прибайкальск районы Турка авылы – 02.07.1994, Яр Чаллы шәһәре) – монтажчы, Социалистик Хезмәт Герое (1971), ТАССР ның атказанган төзүчесе (1973). Нерюнгри шәһәренең мактаулы гражданы  (Якутия АССР, 1982). 1971-1977 елларда Яр Чаллы шәһәрендә: шәһәр төзелешендә монтажчылар бригадиры, 1972 елдан – «Камгэсэнергострой» ҖБ «Металлургстрой» төзелеш идарәсендә. 1977 елдан – «Нерюнгригэсстрой» төзелеш идарәсендә (комплекслы бригада бригадиры). 1988-1994 елларда «Камгэсэнергострой»да – һөнәри белем бирү мастеры.


Вторник, 31 марта 2020, 14:59