Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

САБИРОВ Заһир Закир улы (01.01.1951, Сарман районы (хәзерге Тукай) Салих-Тукай авылы) – «Весенний» АҖ генераль директоры (2002 елдан), ТРның атказанган азык-төлек һәм эшкәртү индустриясе хезмәткәре (1990), РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1996). Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2002). 1976-1986 елларда «Весенний» совхозында, 1983 елдан – директор урынбасары. 1986-1987 елларда – Тукай агросәнәгать комплексы рәисенең беренче урынбасары, 1987-1991 – ит комбинаты директоры, 1991-1992 елларда – «Кама» агросәнәгать комплексы директорының беренче урынбасары, 1991-2002 елларда – «Весенний»  совхозы директоры (Яр Чаллы шәһәре).


Вторник, 31 марта 2020, 15:21