Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

САВОСТИН Сергей Геннадьевич (07.10.1961, Свердловск өлкәсе Верх. Нейвинск поселогы) – спортчы (автомобиль спорты), Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (1997), ТРның, РФның атказанган спорт мастеры (1999, 2003). Йөк автомобильләре арасында ралли-марафоннар буенча дөнья Кубогы иясе (1996, 2000). Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2002). 1979 елдан КамАЗның фәнни-техник үзәге махсуслаштырылган техника бүлегендә инженер-конструктор. 1989 елдан  боҗралы узышларда чыгыш ясау өчен автомобильләр, 1990 елдан – халыкара раллиларда катнашу өчен спорт йөк автомобильләре  («КАМАЗ-43101, -49251, -49252») әзерләүдә катнаша. Әлеге әзерлек процессларында ышанычлылыкны күтәрү һәм эксплуатация характеристикалары буенча шактый техник тәкъдимнәр кертә. 1991 елдан «КАМАЗ-мастер» командасы механигы.


Вторник, 31 марта 2020, 15:22