Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ХӘЙРУЛЛИН Әсфәндияр Хәлиулла улы (07.09.1941, Лениногорск районы Сугышлы авылы) – мәгълүмати технологияләр һәм машиналарны сынау өлкәсендәге галим, техник фәннәр докторы (1989), профессор (1992), ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1984). Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2001). 1990 елдан Кама инженерлык-икътисад академиясендә (Яр Чаллы шәһәре) – фәнни эшләр буенча проректор, 1996–2007 елларда – ректор, 2001 елдан – бер үк вакытта мәгълүмати технологияләрне автоматлаштыру кафедрасы мөдире.


Вторник, 31 марта 2020, 15:25