Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

УТРОБИН Иван Степанович (10.03.1934, Чаллы районы Орловка авылы) – спортчы (чаңгы спорты – узышлар), СССРның атказанган спорт мастеры (1964). Марафон дистанцияләрендә унике тапкыр СССР чемпионы (1960-1968), СССР чемпионатларында алты тапкыр көмеш, дүрт тапкыр бронза призёры. Дөнья чемпионатында (1962, Закопане шәһәре, Чехословакия) һәм Олимпия уеннарында 4×10 км эстафетада (1964, г. Инсбрук, Австрия) бронза призёры. 1960-1972 елларда СССР җыелма командасы составында чыгыш ясый. 1960 елдан Красногорск шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) яши. 1981 елдан И.С.Утробин призларына чаңгы узышлары буенча республика ярышлары (1999 елдан егетләр һәм кызлар арасында ТР ачык беренчелеге) үткәрелә.


Вторник, 31 марта 2020, 15:26