Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ХАЛИКОВ Илдар Шәфкать улы (21.11.1967, Әгерҗе) – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы (2005 елның октябреннән), РФ Дәүләт премиясе лауреаты (2001). 1993-1995 елларда – «Чаллы банкы» идарәсенең әйдәүче белгече, аннары шул идарәнең башлыгы. 1995 елдан – «КамАЗ» АҖ хокук идарәсе башлыгы урынбасары, 1996 елдан – финанс буенча директор, 1997 елдан – икътисад һәм финанс буенча генераль директор урынбасары, 1998 елдан – генераль директор урынбасары, Икътисад һәм финанс департаменты директоры, 2001 елдан – икътисад һәм финанс буенча вице-президент, 2002 елдан – икътисад һәм финанс буенча генераль директор урынбасары, 2003 елдан – корпоратив стратегия буенча генераль директор урынбасары. 2003 елның 14 августыннан – Яр Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы.


Вторник, 14 сентября 2021, 16:20