Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

КОТВИЦКИЙ Анатолий Викентьевич (28.03.1938, Украина ССР Киев өлкәсе Сквира шәһәре) – инженер-төзүче, ТРның атказанган төзүчесе (1990). 1970-1972 елларда КПСС Яр Чаллы шәһәр комитетының төзелеш бүлеге мөдире. 1972-1991 елларда «Камгэсэнегострой» ҖБ: 1972 елдан – «Соцкультбытстрой» төзелеш идарәсе башлыгы, шәһәр төзелеш идарәсенең баш инженеры; 1983 елдан – сәнәгать буенча берләшмә башлыгы урынбасары; 1989 елдан – башлык урынбасары – төзелеш индустриясе бүлеге башлыгы, 1991 елдан – сәнәгать төзелеш индустриясе директоры. 1991-1997 – Яр Чаллы шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, Яр Чаллы шәһәре хакиме урынбасары, төзелеш һәм элемтә буенча вице-мэр. 1997-2004 елларда – «Профиль» проект-төзелеш фирмасы директоры.


Вторник, 31 марта 2020, 16:00