1959 елның 12 октябрендә ТАССРның Бөгелмә шәһәрендә туган.
Югары белемле.
1982 елда С.М. Киров исемендәге Ленинград урман техникасы академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлы:
1982
елда – «Сергинолес» берләшмәсенең техника ремонтлау буенча мастеры.
1982
– 1984 елларда – «Татнефтегеофизика» тресты геофизика ремонт-комплектация
конторасының автотранспорт цехы инженеры.
1984
– 1986 елларда – «Татнефтегеофизика» трестының ВЛКСМ комитеты секретаре.
1986
елда – «Татнефтегеофизика» трестының механо-энергетика бүлеге башлыгы.
1986
– 1990 елларда – КПСС Бөгелмә шәһәр комитетының пропаганда һәм агитация
бүлеге мөдире.
1990
– 1992 елларда – Бөгелмә Шәһәр Советы Башкарма комитеты рәисенең беренче
урынбасары.
1992
– 1995 елларда – Бөгелмә районы буенча һәм Бөгелмә шәһәренең хакимият башлыгы
урынбасары.
1995
– 1996 елларда – ТР Дәүләт Советы депутаты (даими нигездә).
1996
– 2005 елларда – ТР Бөгелмә районы хакимиятенең һәм Бөгелмә шәһәренең хакимият
башлыгы.
2005
елда – «ТР Бөгелмә муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы
2006
– 2010 елларда – ТР Бөгелмә муниципаль районы Башлыгы.
2010
– 2014 елларда – ТР Урман хуҗалыгы министры.
2014
елның 18 сентябреннән 2014 елның 15 октябренә кадәр – Яр Чаллы шәһәре муниципаль
берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары
2014
елның 16 октябреннән 2015 елның 15 сентябренә кадәр – Яр Чаллы шәһәре муниципаль
берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе.
2015
елның 23 сентябреннән шәһәр Хакиме.
Бүләкләре:
- Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, 2001 ел;
- «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе, 2001 ел;
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, 2003 ел;
- «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале, 2006 ел;
- «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале, 2006 ел;
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2014 ел;
- «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медале, 2014 ел.
- Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы Җитәкчесе - Татарстан Республикасы Премьер-министры Рәхмәт хаты, 2016 ел;
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2016 ел;
- «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе, 2016 ел;
- «Россия Эчке эшләр министрлыгына ярдәм күрсәтү өчен» күкрәк билгесе, 2018 ел;
- Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсенең Мактау грамотасы, 2018 ел;
- lI дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, 2018 ел;
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, 2019 ел;
- Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы, 2019 ел;
- «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале, 2020 ел;
- Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе Мактау грамотасы, 2021 ел;
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, 2021 ел;
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте, 2023 ел;
- Дуслык ордены, 2024 ел.