Мы в социальных сетях

2021 елда Яр Чаллы 12 республика программасында катнаша, аның кысаларында федераль һәм республика бюджетларыннан 5 млрд 543 млн сумлык төзелеш, реконструкция һәм капиталь ремонт эшләре алып барыла. Шәһәр өчен әһәмиятле булган объектларны төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләде.

Быел Чаллыда ике мәктәп төзелә. Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевинициативасы буенча «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» проекты кысаларында Чулман проспекты буенча 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше алып барыла. 1 млрд 461 млн сумлык төзелеш-монтаж эшләрен «Грань» компаниясе башкара. Бүген мәктәп югары әзерлек дәрәҗәсендә. Җибәрү-көйләү эшләре башкарыла, мебель монтажлана, тирә-юньне төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Башкарылган эшләрнең гомуми күләме 92% тәшкил итә.

Тагын бер мәктәп Замелекесье районының 25 микрорайонында тиздән балаларны кабул итергә әзер булачак. «Евростиль» компаниясе 1 млрд 469 млн сумлык объектны төзи. Бүген мәгариф учреждениесендә бизәкләү эшләре, территорияне төзекләндерү, җиһазларны монтажлау эшләре бара. Мәктәпнең әзерлек дәрәҗәсе 85% тәшкил итә.

Һәр мәктәп ике йөзү бассейны, 560 урынлык актлар залы, ике спорт залы, футбол һәм волейбол мәйданчыклары белән җиһазландырылачак.

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өч яшькә кадәрге балалар өчен яңа урыннар булдыру» программасы буенча 660 урынлык 3 балалар бакчасы төзү каралган. Мәсәлән, 63 комплекста 131 нче «Нуркайлар» балалар бакчасы төзелеп бетте һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт алды.

«Прибрежный» торак комплексында 130 нчы «Калейдоскоп» балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә. Хәзерге вакытта анда җибәрү-көйләү эшләре бара, объектка инженерлык коммуникацияләре салына һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү эшләре бара. Орловка поселогының «Притяжение» торак районындагы 85 нче «Карусель» балалар бакчасы 83%ка әзер.

Моннан тыш, мәктәпкәчә белем бирү объектларын капиталь ремонтлау республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында шәһәрдә гомуми суммасы 135,5 млн сум тәшкил иткән ике балалар бакчасы капиталь ремонтлана, бу -79 нчы «Вишенка» һәм 75 нче «Гвоздичка» балалар бакчалары.

Урта гомуми белем бирү һәм коррекцион мәктәпләрне капиталь ремонтлау республика программалары кысаларында гомуми бәясе 205,9 млн сум булган дүрт учреждениене ремонтлау эшләре башкарыла. Болар - 68 һәм 46 нчы мәктәпләр, 89 нчы башлангыч мәктәп – балалар бакчасы, 86 нчы «Өмет» мәктәп-интернаты. Бүгенге көндә барлык объектларда да ремонт эшләренең гомуми күләме 70% тан артык.

Социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениеләренә капиталь ремонт программасы буенча 1,5 млн сумга "Солнышко" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге ремонтланды.

Шәһәрдә спорт инфраструктурасын үстерүгә аерым игътибар бирелә. М. Ш.Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбенең «Дулкын» бассейны бинасын капиталь ремонтлау тәмамланып килә. Капиталь ремонтны башкару өчен республика бюджетыннан 122 млн сум бүлеп бирелгән. Түбә, инженерлык коммуникацияләрен ремонтлау башкарылган, витражлар алмаштырылган, бинаның фасады яңартылган. Бассейн касәсе, спорт тренировка заллары, киенү-чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре ремонтланды.

Универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы буенча 43 нче мәктәп һәм 78 нче номерлы пролицей территориясендә 13,4 млн сумлык ике минифутбол кыры төзү тәмамланган.

Йогышлы авырулар хастаханәсенең Б блогында капиталь ремонт дәвам итә. Фасад эшләре, тәрәзәләрне алыштыру, бизәкләү эшләре, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру эшләре бара. Башкарылган эшләрнең гомуми күләме 50% тәшкил итә.

Дүшәмбе, 19 июль 2021, 11:02